Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә | 12 – 18 апрель

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Вазыйфагызга бәйле эшләр, шулай ук шәхси мәшәкатьләр буенча бик күп кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәфәрләр, файдалы аралашулар көтелә. Сөенечле, матур вакыйгалар берсен берсе алыштырып кына торачак. Планнар корып азапланмагыз, агым уңаена йөзүнең дә файдасы булмый калмас.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Акча эшләренең очына чыгу һәм гаилә бюджетын барлау вакыты. Беләсезме, керемне үстерү өчен шәп кенә мөмкинлекләр табылачак! Инде күптәннән кул селтәнгән премия, әллә кайчангы әҗәтнең кире кайтарылуы – барысы да булачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сюрпризлар һәм бүләкләр көтегез. Атна башыннан даими игътибар үзәгендә булачаксыз. Шуңа күрә өс-башыгызны, йөз-кыяфәтегезне тәртипкә китерергә вакыт табыгыз. Тормышыгызны уңай якка борып җибәрердәй бер очрашу да булыр шикелле.

Кысла (22.06 – 22.07) Яз галәмәтедер инде: мөлаемлылык, кешеләрне магнит кебек үзегезгә тартып тору көче тагын да артачак. Моннан файдаланып калу һич тә гөнаһ булмаячак.  Чыннан да, теләсә кайсы мәсьәләгез эһ иткәнче хәл ителеп куячак, инде һич тә барып чыкмастай тоелган эшләрегезгә хәтле җайга салыначак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшләрегез тукталыбрак калыр. Хафаланасы юк: сулышларны киңәйтеп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге генә бу. Ышаныгыз: бераз хәл алганнан соң җир җимертеп эшли башлаячаксыз. Тик балаларга гына тавышыгызны күтәрмәгез. Бу атнада кырыслык гаиләдәге татулыкка каты итеп «сугар» кебек.

Кыз (24.08 – 22.09) Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы атна. Бернәрсәгә дә вакыт җитмәү иң төп проблемага әйләнәчәк. Шуңа күрә, бөтен эшкә берьюлы тотынмыйча, иң кирәклеләрен генә сайлап алыгыз. Килеп туган хәлләр үзләре үк аларның кайсына керешергә, ә кайсын калдырып торырга икәнен күрсәтәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көнкүрештәге вак-төяк проблемаларны исәпкә алмаганда, атна буе диярлек үзегезне чиктән тыш бәхетле хис итәчәксез. Мәхәббәткә, гаилә тормышына кагылышлы эчкерсез теләкләрегезне үтәү өчен алшартлар барлыкка киләчәк. Моннан тыш акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз. Акыл эшеме ул, физик эшме – һич кенә дә бетеренмәскә тырышыгыз. Бер атна эленке-салынкы эшләүдән дөньяның асты өскә килмәячәген онытмагыз. Шулай ук финанс мәсьәләләрен дә читкәрәк куеп торыгыз. Соңрак та өлгерерсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Бераз туарылып китәргә мөмкинсез. Эшләрегездә «беренче скрипка» ролен сөеклегезгә калдырыгыз. Шуннан инде аны барлы-юклы киңәшләрегез белән борчымагыз. Гомумән, сезнең өчен хәзер читтән күзәтеп торудан да яхшысы юк.

   Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эшен яки һөнәрен алыштырырга уйлаучылар өчен хыялларын тормышка ашырырга иң кулай, иң шәп вакыт. Кайберәүләргә бу чор карьера баскычыннан күтәрелү һәм керемнәре арту белән төгәлләнер. Тик җитди карарларны атнаның беренче яртысында кабул кылу кирәк, юкса икенче яртысында комачаулыклар чыгып кына торачак.

  Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында күңел тынычлыгына китерердәй хәлләр килеп чыгар. Уяу, зирәк һәм тырыш булуыгыз менә дигән нәтиҗәләргә китерер. Әлбәттә инде, бу кесәгезнең шактый ук калынаюы белән төгәлләнер.  Ә атна ахырында сөенечле хәбәрләр ишетелер. Бу үзегезгә әйбәт кенә планнар кору мөмкинлеге бирер.

Балык  (20.02 – 20.03) Атна башында бөтен дөнья үзегезгә каршы кебек тоелса да, бирешмәгез. Агымга каршы йөзегез – үкенмәячәксез! Моның шулай икәнен бик тиз сизеп алачаксыз. Ә инде ял көннәрендә үзегезнең бәхетле булуыгызны тагын бер кат раслардай вакыйга көтегез.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев