Яшелчәне күбрәк ашарга гадәтләнүнең 7 ЫСУЛЫ
Һәркайсыбызның сәламәт буласы килә, әмма дөрес туклануга карашыбыз гына төрлечә. Хәтта диетологлар да бу мәсьәләдә бер фикергә килә алмый икән, моңа гаҗәпләнәсе юк. Әмма фикер уртаклыгы да бар – ул да булса һәр көн саен күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш ашау зарурилыгы. Көн дәвамында барысы бергә ярты килога җыелырга тиеш.
Мондый гадәткә балачактан ияләшкән кешеләргә җиңел, әлбәттә. Ә менә ияләшмәгәннәргә, яшелчә-мазарга исе китмәгән әти-әниләре тарафыннан дөрес тукланырга өйрәтелмәгәннәргә нишләргә? Шуны истә тотып, яшелчә, җиләк-җимешне көн саен ашарга гадәтләнүнең гади генә ысулларын тәкъдим итәргә булдык.
1. Иртәнге аш алдыннан – берәр алма, кичен, йоклар алдыннан – берәр кишер ашап куюны гадәткә кертегез. Ике ашау арасында әфлисун булса әйбәт. Яшелчә, җимешне берәр ай дәвамында шулай тырыша-тырыша вакытында ашасагыз, алга таба организмыгыз табигый витаминнар куллану вакытын үзе үк искә төшереп торачак.
2. Балалар өлешенә керегез. Тәлинкәгә алмаларны күбрәк кисеп куеп, балалар янына килеп утырыгыз. Аларның дәфтәрләрен, өй эшләрен барлаганда яки ял көненә планнар, мәктәп яңалыклары турында фикерләшкәндә, кулыгызның һаман саен тәлинкәдәге алма кисәкләренә үрелүен тоймый да калачаксыз.
3. Җимеш… “эчегез”. Көн дәвамында чәй эчәсе килгән вакытларда чәй урынына сусыл җимеш, әйтик, әфлисун яки берничә мандарин ашап куегыз. Сусавыгыз басылачак, файдасы да күбрәк булачак. Әлбәттә инде, чиста суны җимешкә алыштырып булмый. Ә менә чәй, каһвә, газлы эчемлекләрне – була. Аларны без күбесенчә эч пошканнан гына да эчәбез ич. Мондый очракларда чәйне җимешкә алыштырудан да яхшысы юк.
4. Фреш яки смузи ясагыз. Аш-суны төрләндерү өчен яшелчә һәм җиләк-җимешне сыгып, согын чыгарыгыз. Шуңа яшел тәмләткечләр, йогырт яки сөт өстәп, коктейльләр ясагыз. Кайбер яшелчәләрне, әйтик, чөгендерне яки сельдерейны, кишер яки укроп кебек, үзен генә кимереп йөреп булмый бит. Ә менә фреш яки смузи ясап була.
5. Аш-су әзерләгәндә, яшелчә ашагыз. Мәсәлән, аш пешерәсез икән, кишерне ике тапкыр күбрәк чистартыгыз. Кишернең бер яртысын – аш өчен уыгыз, икенче яртысын – ашап куегыз.
6. Китереп бирүне сорагыз. Без еш кына кемдер әзерләп, китереп биргәнне сөенә-сөенә ашыйбыз. Балаларыгыздан яки ирегездән (хатыныгыздан) үзегезгә банан китереп бирүне яки бер-ике мандарин чистартып куюны сорагыз. Рәхәтләнеп ашаячаксыз!
7. Төшке һәм кичке ашларны, һичшиксез, яшелчә белән ашауны гадәткә кертегез. Салат ясарга вакытыгыз яки кәефегез булмаса, һичьюгында суыткычтан өстәлгә тозлы кәбестә яки берәр кыяр чыгарып куегыз. Моның өчен күп дигәндә ике минут вакыт сарыф ителә. Аның каравы, организмыгызга витаминнар эләгә, күңелегез көрәя.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев