Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Белеп торыгыз

Яшь кукуруз тире өчен файдалы

Тик кайбер кешеләргә аны саклык белән кулланырга кирәк.

Табиб-диетолог Евгений Арзамасцев журналистлар белән әңгәмә вакытында, кайбер гади генә ризыкларны куллану тирене яхшыртырга ярдәм итә ала, дип сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, гадәти кукуруз нәкъ менә шундый ризыклар исемлегенә керә, чөнки анда бик күп кыйммәтле микроэлементлар һәм витаминнар бар.

"Яшь кукурузда чәч, тырнак һәм тире торышы өчен файдалы кремний бик күп, шулай ук, В төркеме витаминнары да бар", — дип хәбәр итә Арзамасцев.

Шунысы да бар, кукурузны ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүче кешеләргә саклык белән кулланырга кирәк, дип белдерә табиб.

чыганак
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев