Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яраткан киемегез озак киелсен дисәгез

Бик еш кына без яңа кием сатып алабыз һәм күпмедер вакыттан соң ул кыяфәтен югалта: киемдә кечкенә ярыклар барлыкка килә, төсе уңа, ә тукымалар сузыла. Һәрберебез яңа киемнәрне мөмкин кадәр озаграк сакларга һәм киергә теләр иде. Яраткан киемегез озаграк саклансын дисәгез түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Киемне беренче тапкыр юу бик мөһим роль уйный. Шуңа күрә беренче тапкыр  юар алдыннан  киемнең этикеткасында күрсәтелгән мәгълүмат белән игътибар белән танышып чыгыгыз.

1)Свитер, кофталарны кием элгечтә тотмагыз, югыйсә алар сузыла, тартыла.

2)Кием юыла торган су салкынча булган саен яхшы. Кайнар суда киемнең төсе үзгәрә, җебе тиз туза.

3)Киемнең молниясен каптырып юыгыз. 4)Күн сумканы пакетта түгел, тукыма капчыкта саклагыз.

5)Күн сумка белән аяк киемнәрен иске мендәр тышына салып саклый аласыз.

6)Капрон оекны кияр алдыннан суыткычның туңдыру камерасына куеп торалар.

7)Киемне мөмкин кадәр сирәгрәк юарга тырышыгыз. Кер юу алдыннан иптәшләре белән юылып калсын әле дип, кирәксә-кирәкмәсә дә, аларны машинага тутырмагыз.

8) Ачык төсле киемнәрне, караңгы төсле киемнәрдән аерып юыгыз.

9)Киемдәге төймәләр озаграк торсын өчен, аларның җебен тырнак буйый торган төссез лак белән катырып куегыз.

tatar-today.ru

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X