Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялларда Татарстанда кар көтелми

Республикада һава температурасы +1 градустан югары күтәрелмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада шимбәгә кадәрге һава торышы турында хәбәр итә. Синоптиклар төбәктә күп кар явуын һәм кинәт җылытуны фаразламый.

Фаразлаулар буенча, 17 мартта Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Пәнҗешәмбе республика көньяк-көнбатыш циклонның фронталь бүлекчәләре йогынтысындабулачак. Шул сәбәпле, төбәктә болытлы һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -10 градус, ә аязганда -15 градус булачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк, "Татар-информ" хәбәр итә.

Җомга һәм шимбә Татарстанда шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, ә көндез 0…-5 градус булачак.

Чәршәмбе бераз кар, көчле җил һәм һава температурасы -15 градус дип фаразлый синоптиклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев