Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа газетага – иске бәядән

Быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бәясенең артуы фаразлана. Ә 31нче мартка кадәр заказ карточкалары тутырып өлгергән әбүнәчеләр кайбер басмаларны ташламалы - беренче яртыеллык бәясеннән алдыра алачак. Район почта элемтәсе бүлегенең почта эшкәртү һәм йөртү цехы инструкторы Наталья Сотникова әйтүенчә, мондый мөмкинлектән файдаланучылар гадәттә ай ахырындарак арта төшә. Әлегә Чирмешән, Яңа...

Быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бәясенең артуы фаразлана. Ә 31нче мартка кадәр заказ карточкалары тутырып өлгергән әбүнәчеләр кайбер басмаларны ташламалы - беренче яртыеллык бәясеннән алдыра алачак.

Район почта элемтәсе бүлегенең почта эшкәртү һәм йөртү цехы инструкторы Наталья Сотникова әйтүенчә, мондый мөмкинлектән файдаланучылар гадәттә ай ахырындарак арта төшә. Әлегә Чирмешән, Яңа Элмәле, Күтәмә авылларында район газетасына - ун, үзәк матбугатка ике генә кеше язылган.
-"Аргументы и факты", "Комсомольская правда", "Вечерняя Казань", "Татарстан яшьләре", "Безнең Чирмешән" һәм башка кайбер басмаларга әлегә түбән бәяләрдән язылырга мөмкин. Ай ахырын ук көтмичә, әлеге эшне якташларыбыз хәзер үк башкарып куйса яхшы, - ди Наталья Сотникова.
Сүз уңаеннан, бүген район почтальоннары халыкка 15270 данә газета-журналлар тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета