Хат иясе табылды
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче атасына бала җибәргән хатның кемгә атап язылганы ачыкланды. Битараф булмаган Татарстан кешеләре ярдәме белән, хат иясе табылган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Интернетта таралган видеоны карап, бик күпләр бу хат турында белеп ала. Хатны солдатлар махсус хәрби операция зонасында артскладны җыештырганда, снарядлар арасында таба. Анда бала әтисен туган көне белән котлаган, бәйрәм табыны рәсемен ясаган, 1000 сум акча салган, ләкин хатны кем язганын да, кемгә аталганын да күрсәтергә оныткан. Шуннан соң хәрбиләр видео яздыра, һәм кадрлар социаль челтәрләрдә тарала.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/xat-iyase-tabyldy-maxsus-operaciyadage-atisen-amina-kotlagan-ham-men-sum-salgan-5857834
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев