Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Укучыларның каникулы чорында электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Мәктәпләрдәге каникул – балаларның һәм яшүсмерләрнең – иң көтеп алынган вакыты. Бу  - ял һәм күңел ачулар чоры. Әмма күңел ачулар гел куркынычсыз булмый, алар бәла-казалар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә электр куркынычсызлыгы мәсьәләләре актуальләшә бара.

Бөгелмә электр челтәрләре белгечләре балаларны электр белән бәйле имгәнүләрдән, бәла-казалардан саклау өчен электрның файдасы һәм куркынычы хакында балаларга аңлаешлы формада “Имин каникуллар” акциясе кысаларында ел саен профилактик чаралар үткәрәләр.

“Челтәр компаниясе” АҖе филиалы – Бөгелмә электр челтәрләре беренче чиратта ата-аналарга мөрәҗәгать итә – электр тогы сугу куркынычы хакында балаларны кисәтегез һәм электр куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен аңлатыгыз: электр баганаларына һәм электр үткәргечләр бик якын уза торган корылма түбәләренә менү тыела; лампаларны, изоляторларны ватарга, электр үткәргеч линияләр астында уйнарга, һава “еланнары”, фейерверклар җибәрергә, учак ягарга трансформатор подстанцияләре территориясенә керергә, подъездлардагы, чардаклардагы электр тартмаларының һәм башка электр җиһазларының ишекләрен ачарга ярамый. Салынып торучы яки өзелгән үткәргечләр янына килү тормыш өчен куркыныч.

Электр үткәргеч чыбык җирдә ята икән, аңа 8 метр арадан да якын килергә ярамый. Өзелгән үткәргеченә тап буласыз икән, бу хакта контакт үзәгенә бушлай бердәм 8-800-2000-878 телефон номеры аша шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Энергетиклар теләсә нинди энергетика объекты тормыш өчен куркыныч янаучы зона булуын искәртә. Балалар да, олылар да онытмасын иде: энергоустановка – уен һәм күңел ачулар мәйданчыгы түгел.

“Бөгелмә электр челтәрләре”

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев