Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Укроп йокысызлыкны дәвалый

Укропта углеводлар, эфир майлары, флавоноидлар, фитонцидлар, минераль матдәләр (кальций, тимер, калий, фосфор), С, Р, В1, В2, В5, В6, РР витаминнары, каротин (А провитамины) бар.

*Укропның яфракларын һәм сабакларын бәвел кудыра торган чара итеп кан басымы югары булганда һәм йокысызлыктан интеккәндә кулланалар.

*Орлыклары – бавыр һәм ашкайнату әгъзалары сулыш юллары (какырык чыгару өчен) авырулары вакытында файдалы.

*Күзләр авыртканда, тиредә эренле яра барлыкка килгәндә, яфракларыннан “примочка” ясыйлар.

*Укроп төнәтмәсе эч кипкәндә, хроник эчәк ялкынсынуы булганда ярдәм итә. Корсак куышлыгыннан газлар китүгә булыша.

*Эчтә спазм булса, укропның яфракларыннан яки орлыкларыннан ясалган төнәтмәне кулланырга була. 1 аш кашыгы туралган яфракка яки орлыклар өстенә 1 стакан кайнар су коялар. 2 сәгать төнәткәннән соң, көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

*Укроп актив рәвештә үт кудыра, ашказаны согы ясалуны көчәйтә. Төнәтмәсе кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

*Укроп хатын-кызларның сөт бизенең эшчәнлеген күтәрә. Бала имезүче һәм әни булырга җыенган хатын-кызларга мондый төнәтмә кабул итү файдалы.
1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнар су салып 2 сәгать тотарга. Сөзеп, кечкенә йотым белән авыз эчендә бераз тотып, көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Элекке заманда укропны һәм аның орлыкларыннан ясалган төнәтмәне нерв киеренкелеге вакытында тынычландыру чарасы итеп тә, баш авыртуын басу һәм кан тамырларын ныгыту өчен дә кулланганнар.
!Кан басымы түбән булган кешеләргә укропны кулланырга киңәш ителми.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев