Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган чирмешәнлеләр штрафка тартылган

Районда игълан ителгән санитар - экологик икеайлык дәвамында чисталыкка битараф хуҗаларга 49 беркетмә төзелгән, барлыгы 48 мең сум штраф салынган. -Ике ай дәвамында без һәрбер торак пунктта булып чыктык, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Татьяна Якимова. - Район үзәге һәм авылларыбыз урамнары нык чистарды, ямьләнде. Шушы ике ай эчендә...

Районда игълан ителгән санитар - экологик икеайлык дәвамында чисталыкка битараф хуҗаларга 49 беркетмә төзелгән, барлыгы 48 мең сум штраф салынган.

-Ике ай дәвамында без һәрбер торак пунктта булып чыктык, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Татьяна Якимова. - Район үзәге һәм авылларыбыз урамнары нык чистарды, ямьләнде. Шушы ике ай эчендә бу яктан зур күләмле эшләр башкарылды. Кайбер оешмалар өмәләрдә аеруча актив катнаштылар, беркетелгән урамнарны да җыештырдылар. Район үзәге чәчәкләргә күмелде.
Икеайлык барышында авыл җирлекләренә дә таләп катгый булды, урамнарны, зиратларны, чишмә тирәләрен чүп - чардан арындыру бурычы куелды. Болар, нигездә, үтәлде.
Балаларда туган якка, табигатәкә мәхәббәт, чисталыкка хөрмәт белән карау максатыннан бу чорда "Чиста авыл узеңнән башлана" дигән акция узды. Укучылар макулатура һәм пластик шешәләр җыйдылар. Калдыкларны иң күп тапшыручыларга велосипедлар бүләк ителде.
Ләкин шуның белән эш төгәллләнде дигән сүз түгел. Берәүләр җыештырганда, башкалар чүп - чарны теләсә кая ташлыйлар, өй каршыларында такталар, төзелештән калган калдыклар таралып ята.
-Икеайлыкның соңгы көннәрендә Девичья Поляна авылына барган идек, -ди Татьяна Якимова.- Биредә берничә яңа йорт төзелә, шуңа да карамастан аларның территорияләрендә тәртип хөкем сөрә. Төзелеш алып баручы барлык гаиләләр дә авыл җирлеге Советыннан төзелеш материалларын саклауга рөхсәт кәгазе алганнар. Бу яктан да аларга бер дәгъва да булмады.
Җәй айларында да рейдлар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык беркетмә икеайлык