Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Туймәтлеләрнең печәнлеген маллар таптый

Безгә пай җирләрен Кара Чишмә авылына якын җирдән бүлеп бирделәр. Җиде пайчы - барыбыз да үз мәйданнарыбызга печән чәчтек. Тик зур чыгымнар тотып чәчкән, тәрбияләгән җирләребезне, мал азыгын Кара Чишмә терлекләре таптап, хезмәтебезне әрәм итәләр. Иртә яздан ук тагын шул хәл. Мал хуҗаларын да беләбез, әйтеп тә карадык, файдасыз. Безгә хәзер кая барырга?

Пай хуҗалары.

Туймәт авылы.

Әлеге хатны Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковка юлладык. - Әйе, мондый проблема бар шул. Авылдагы бер мини-ферма маллары шул печәнлеккә кергәли. Быел шәхси хуҗалык маллары өчен электркөтүче сатып алдык, якын көннәрдә алар шунда чыгачак.

Мини-ферма хуҗасы белән дә элемтәгә чыктык. Ул: - Күптән түгел маллар койманы ватып чыгып киткәннәр, без аларны җыеп яптык. Озакламый терлекләр көтүгә чыгачак, минем үземнең ялланган көтүчем бар, башка мондый хәл кабатланмас, -дип ышандырды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев