Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тупыл мамыгыннан ничек сакланырга?

Күпләр бу чорда аллергиядән интегә. Күзләр кызара, йөткертә, төчкертә башлый. Моңа тупыл мамыгы гына «гаепле». Аннан ничек сакланырга соң?

  1. Тупыл мамык койган чорда гүзәл затларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу көннәрдә йөзгә тональ крем cөртүдән тыелып тору хәерле. Болай эшләгәндә тупыл мамыгы биткә ябышмаячак.
  2. Кояш күзлеге күзләрне кояш нурларыннан гына түгел, тупыл мамыгыннан да саклый.
  3. Тупыл мамык койган чорда күзләргә линза кимәсәң дә яхшырак. Ник дигәндә, линза астына мамык эләксә, аны тиз генә чыгарам димә. Куллар аша күзгә пычрак та эләгергә мөмкин.
  4. Урамнан кергәч, бит, борын, күзләрне яхшылап юарга онытмагыз.
  5. Көндезге сәгать 11дән кичке сәгать алтыга кадәр тупыл мамыгы аеруча нык оча. Көн җылына барган саен, ул өскәрәк күтәрелә бара. Шуңа күрә аллергиядән интеккән кешеләргә бу сәгатьләрдә урамда йөрмәү хәерле.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X