Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тозның да бар файдасы, белсәң — дәва чарасы

Тоз зарарлымы, әллә файдалымы? Галимнәр әле булса бер уртак фикергә килә алмый.

Әмма тоз искиткеч дәвалау чарасы да булып тора. Аның шифасы хакында безнең ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук белгән һәм татар халык медицинасы аны төрле авыруларны дәвалаганда файдаланган.

Менә гади генә берничә рецепт: әгәр суык тиеп чирләсәгез, мунчага барып, тәнегезгә тоз белән бал кушып сөртегез һәм тирләгез. Температура бик нык югары күтәрелгәндә, ә кул астында бернинди дә башка чара булмаса, маңгай, җилкә һәм табан астына тозлы кыяр телемнәрен куегыз.

Какырык чыгару чарасы буларак та тоз ярдәм итә. Моның өчен ач карынга ярты стакан суга ярты бал калагы чәй содасы һәм бер чеметем генә тоз салып эчү файдалы.

Бик нык томау төшкән очракта йоткылыкны ешрак тозлы су белән чайкарга киңәш ителә — 1 стакан җылы суга 0,5 бал калагы тоз салына. Бу — нәкъ кандагы тоз концентрациясе. Шуңа күрә ул лайлалы катламны ачытмый. Ул тамакны ачарга, гаймор куышлыгында хасыйл булган артык сыекчалардан арынырга ярдәм итә. Мондый эремә белән тамакны чайкау инфекциянең сулыш юлларына таралуын тоткарлый.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев