Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тәмле редис үстерүнең бик гади сере

Редис - бакчабызда өлгерүче яшелчәләрнең беренчесе. Аны үстерүнең әллә ни авырлыгы юк, тик менә ул тәмле булсын өчен гади генә бер серне белү кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар бу җәһәттән үз сере белән бүлешә.

Редисны тәмле итеп үстерүнең төп сере - аны атнасына бер тапкыр тозлы су белән тукландыру. Моның өчен бер чиләк суга 2 аш кашыгы тоз салып болгатырга кирәк. Шушы алымны кулланганда яшелчә кетердәп торачак һәм бик тәмле булачак, ди күпне күргән бакчачылар.

Башка вакытта да редиска су сибәргә онытмагыз, югыйсә, аның эче - буш, ә тәме ачы була.

Шунысы да бар: редис үстерү технологиясен бозарга ярамый: тиешле вакытта аны җыеп алу зарур. Киресенчә булганда ул сезне зурлыгы белән генә сөендерергә мөмкин, ә менә тәме ошамаячак.

Редисны тирес белән тукландырырга киңәш ителми, чөнки бу очракта аның яфраклары гына зур булып үсәчәк.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев