Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тиз һәм җайлы гына әзерләнә торган җиләк бәлеше.

Җир җиләге кызарып пешкән матур көннәр җитте.

Чиләкләрне мөлдерәмә тутырып кайтканнан соң, шул хуш исле җиләктән әзерләнгән ризык белән тәмле итеп чәй эчәсе килә. Шул вакытта без тәкъдим итәсе җиләк бәлеше бик урынлы була.

Тирән савытка ике йомырка сытарга, 100 грамм җылы сөт, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм эретелгән акмай, 1 калак чәй содасы, чеметем генә тоз өстәп, яхшылап туглыйбыз.

Аннан шуңа 250-300 грамм он кушып туглыйбыз. Камыр каймактан куерак булырга тиеш. Барлыкка килгән массага шикәр комы буталган бер стакан җиләк кушып бутыйбыз. Баллы ризык яратучылар җиләккә шикәр комын күбрәк тә сала ала.

Майланган табага камырны салып, өстен тигезлибез һәм кызу мичтә 45-50 минут пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

kiziltan.rbsmi.ru

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев