Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Телефон бирәм дип алдап, балалар урлаучылар кемнәр?

Шушы көннәрдә социаль челтәрдә Арча районының Айван авылында бер кыз югалган дигән хәбәр таралган иде. Имеш, кара төстәге чит ил машинасындагы бер кеше, телефон бирәм дип алдалап, балаларны урлый.

Шөкер, бу хәбәр ялган булып чыкты. Тик шулай да, хәбәрсез югалганнар җитәрлек. Татарстанда бүген шундый 499 граждан исәпләнә. 204 факт буенча җинаять эше ачылган. Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе эчке эшләр бүлегенең затларны эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Сергей Королев әйтүенчә, ел саен Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында 4 меңнән артык гариза һәм мөрәҗәгать теркәлә. Югалган кешеләрнең 92 проценты, гадәттә, ун көн дигәндә табыла.

Гадәттә, югалган кеше өч көн табылмаса гына, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Баксаң, хәбәрсез югалган кешене эзләү буенча гариза тапшыруда сроклар юк икән. Гариза кабул ителгәннән соң, кешене ун көн дәвамында эзлиләр. Әгәр кеше табылмаса, аның турындагы документлар архивта ун ел саклана. Югалучылар арасында балаларның күп булуы да борчый. Быел гына да полиция бүлекләренә 429 югалган бала турында хәбәр килеп ирешкән. Аларның күбесе табылган. Шулай да 21 баланың кайда икәнлеге бүген дә билгесез.

Тулырак мәгълүмат http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/telefon-birm-dip-aldap-balalar-urlauchylar-kemnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X