Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кармалкада Калашников аллеясы бар

Николай Васильевич Калашников умартачылык белән шөгыльләнергә яратты. Нәтиҗәләре дә сөендереп торды. Балсыз яшәмәделәр, алай гына да түгел, якыннарына да өлеш чыгаралар иде. Әмма, пенсиягә чыккач, сәламәтләге какшады. Умарталар карарга да көче җитми башлады. Алар белән аерылушы аңа бик авыр булды.

Эшсез калган Николай Васильевич күп вакытын тәрәзәдән урам якны күзәтеп үткәрергә мәҗбүр иде. Анда да кеше күренми. Һәм үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, ул еш кына тәрәзәдән күренеп торучы авыл зиратын да күзәтте. Түбән Кармалка зираты нәкъ Калашниковларның йорты каршында урнашкан һәм, билгеле, хуҗада моңсу уйлар тудыра.  

Шуңадыр да, Николай Васильевич зиратның күренеп тора торган өлешен агач үсентеләре белән капларга ниятли. Бу 2018 елның көзендә була. Үзе дә бу яхшы гамәленә ничек кереп китүен белмичә кала. Тәрәзә төбендә утырырга да вакыты калмый. Мәйданчыкны чүп-чарлан чистарта, үсентеләр өчен чокырлар әзерли. Эшкә күнеккән куллар ару-талуны белми. Яшь юкә, имән, каен агачларын сайлый. Аларның үсентеләрен саткан умарталыгыннан алып кайта. Бу вакытта яшелләндерү белән шөгыльләнүче авыл җирлеге Советы һәм мәктәп хезмәткәрләре дә үсентеләр белән уртаклашалар.

Ул елны Николай Калашников 60 яшь агач утырта. Ике рәткә 100 метр аралыкка. Икенче көзне өченче рәт барлыкка килә. Берничә каенны чиркәү территориясендә һәм билгесез солдат һәйкәле янына да утырта. Суны кызганмый: тизрәк үсәрләр.

Кызганыч, шулай да үсентеләрнең бер өлеше корый. Николай Васильевич алар урынына кура җиләге, гөлҗимеш, карлыган  һәм тирәк, нарат утырта. Зиратка килгән авылдашларның Калашниковның уңганлыгына һәм үзсүзлегенә исләре китсә дә, изге урынны карап торган өчен эчтән генә булса да аңа рәхмәтләрен белгертәләр.

Елдан-ел агачлар кояшка тартылдылар. Һәм менә инде унберенче җәй узып бара. Агачлар һәм куаклар шактый үстеләр.  Уңайлы, җайлы яшел аллеяда кошлар сайрый. Николай Васильевич хезмәте юкка булмады. Бүген ул тәрәзә аша үзе тудырган яшелеккә рәхәтләнеп карап утыра.

Николай Васильевичка 84 яшь. Ул үзе төзегән иркен йортта яши. Александра Константиновна белән өч бала: ике малай, бер кыз үстерделәр. Алар белән уллары Анатолий яши, ул мәктәптә каравылчы һәм авыл җирлеге Советында машина йөртүче булып эшли. Калган балалары шәһәргә китеп урнаштылар: Люба – Яр Чаллыда, Виктор Мәскәү тирәсендә. Ләкин алар да туган авылны онытмыйлар, еш кайталар, әти-әниләренең хәлләрен беләләр.

Анатолий Чернышов.

Түбән Кармалка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев