Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тавык итенә хак төшә

Бу хакта илнең кошчылар берлеге башлыгы Сергей Лахтюхов хәбәр итте.

“Россиядә тавык итен җитештерүчеләр бәяләрне киметә башлады. 2021 ел башыннан җитештерүчеләрдә кошчылык продукциясе бәясе артты, әмма март башында хәл үзгәрде", — дип хәбәр итте Сергей Лахтюхин. Ул билгеләп үткәнчә, сәүдә челтәрләрендә продукциягә ихтыяҗ кими башлаган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында апрель урталарында тавык түшкәсе җитештерүчеләрдә бәяләрнең кими башлавын расладылар, әмма бу ваклап сатуда чагылыш тапмаган әле. Росстат мәгълүматларына караганда, 12 апрельгә тавык итенә бәя, киресенчә, ел башыннан 14,6 процентка арткан һәм 1 килограмм өчен 165,7 сум тәшкил иткән.

Элегрәк «Росспродсоюз» ассоциациясе идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов Россиядә тавык һәм йомырка бәясе үсә, дип белдергән иде. Моның бер сәбәбе - җитештерүчеләрнең табышы бөтенләй юк, шуңа күрә бәяләрне алга таба тоткарлый алмыйлар. Шулай ук Нидерландтан инкубация йомыркаларын кайтару (чикләүләр кош гриппы эпидемиясеннән соң кертелгән) туктатылу сәбәпле, Россиядә тавык итенә кытлык күзәтелә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев