Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда юу машинасыннан янгын чыгып, ике кеше имгәнгән

Беренчел мәгълүмат буенча, янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

(«Татар-информ»). Чаллыда кер юу машинасыннан чыккан янгында 17 яшьлек яшүсмер һәм 40 яшьлек хатын-кыз имгәнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«19.08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Яшьлек тыкрыгында урнашкан 3нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде»,- дип ачыклык кертелгән хәбәрдә.

Беренче янгын сүндерүчеләр санаулы минутларда биш катлы йортка килгәннәр. Дүртенче каттагы фатирда кер юу машинасы һәм әйберләр януы ачыкланган. Янгын чыккан фатирдан баскыч буенча махсус битлек ярдәмендә яшүсмерне һәм хатын-кызны чыгарганнар. Зыян күрүчеләрне төтен исенә агулану билгеләре белән шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.

4 кв метрга зыян китергән янгын ун минутта сүндерелгән. Янгын ут белән сак итмәү аркасына чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев