Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда югары белеме булмаучылар 100 мең сумга кадәр акча эшли ала

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә нинди өлкә хезмәткәрләренә белем кирәк булмавы турында сөйләделәр.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә югары белеме булмаган татарстанлыларның нинди эшкә һәм хезмәт хакына исәп тота алуы турында сөйләделәр.

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында белем һәм эш тәҗрибәсе таләпләре булмаган вакансияләр арасында иң күбе - хезмәт күрсәтү өлкәсендә. Бу администратор, бармен, йөк ташучы, ишегалды себерүче, кладовщик һәм башка вакансияләр», — дип хәбәр иттеләр Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

Квалификация яки эш тәҗрибәсе таләп ителми торган иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителә вакансияләр: йөк ташучы (29 мең сумга кадәр), склад эшчесе (30 мең сумга кадәр), комплектлаучы (26 мең сумга кадәр), официант (26 мең сумга кадәр), күчемсез милек буенча белгеч (50-100 мең сумга кадәр), Call-үзәк операторы (30 мең сумга кадәр), җитештерү һәм хезмәт биналарын-территорияләрне җыештыручы (35 мең сумга кадәр), товарны төрү остасы (37 мең сумга кадәр).

  • Бүгенге көндә Казанда 3679 кеше эшсез дип танылган.

Фото архивтан

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/13/189738/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X