Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча тотылачак

Казанда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.

Республикабызның  һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Дамир Фәттахов әйтте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте.

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Анда Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев