Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда яшь пар һәм аларның нәни кызы ис газы белән агуланган

    Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәргәннәр, хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

    Әлмәт шәһәрендә яшь әти белән әни һәм аларның ике яшьлек кызы ис газы белән агуланган. Бу турыда "Татар-информ"га ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    "12 майда Клара Цеткин урамындагы бер йортта 25 яшьлек ир белән хатын һәм аларның 2 яшьлек кызы газ исе белән агуланган", диелә ведомство хәбәрендә.

    Әлмәт хастаханәсе табиблары аларга "Җиңелчә дәрәҗәдә агулану" диагнозы куя.

    Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәрәләр, хатын-кызны хастаханәгә салалар. Башлангыч версия буенча, вентиляция начар эшләү сәбәпле, яшь гаилә агуланган.

    Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

    pixabay.com фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: