Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яшь ана кечкенә улын кыйнап торган

21 яшьлек анага «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда яшь ана 1,6 яшьлек улын чыбыркы белән кыйнап торган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, республиканың Менделеевск районы Татар Тәкәше авылында яшәүче 21 яшьлек ана кеше кечкенә улын даими кыйнап торган, шул исәптән чыбыркы белән дә суккан. Моннан тыш, ана кеше баласын салкын мунчага ябып куя торган булган.

Баланы газаплау фактын опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Дәваланганнан соң аны балалар йортына озатканнар.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Якын арада суд-психологик тикшерү үткәреләчәк, аннары гаепләү белдереләчәк.

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев