Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда коронавирустан дәвалаган табиб вафат

Инфекционист Игорь Фёдоров коронавирус белән авыручыларны «кызыл зонада» дәвалаган булган.

Әлмәт шәһәренең йогышлы чирләр дәвалаучы табибы Игорь Фёдоров вафат. Аңа 59 яшь булган. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Instagram сәхифәсендә язды. Табиб коронавирустан авыручыларны дәвалаган булган.

«Пандемия чорында Игорь Васильевич беренчеләрдә булып эшләде, коронавирус һәм вируслы үпкә ялкынсынуы белән каты авыручыларны «кызыл зонада» дәвалады. Үзе дә йоктыру куркынычы алдында торса да, табиб эшен калдыру турында уйламады. Аның күпъеллык тәҗрибәсе хәзер барыбызга да кирәкле дип аңлый идем», дип язган Нагуманов.

Табибның коронавирус белән авыруыннан үлгәнме, юкмы икәнлеген Нагуманов ачыктан-ачык язмый. Бүген Татарстанда тагын ике кешенең COVID-19дан үлүе турында хәбәр ителде. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан үлүчеләр саны 23кә җитте.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев