Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яшенле яңгыр һәм +30 градус эссе булачак

Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Көчле явым-төшем көтелми, әмма кич урыны белән, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә фаразлана, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метр) җитәргә мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».

Төбәктә көндез һава температурасы +25..+30 градус, (Казанда +26..+28 градус) була.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге, ялларда республикада температура рекорды куелырга мөмкин булуы турында хәбәр иткән иде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев