Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында законсыз чүплекләр юк ителә

Саба һәм Түбән Кама районнарында экологияне яхшырту чаралары үткәрелә.

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын тормышка ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентыгы яза.

 

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак белән капланган. Рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк.

 

Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Бу эш җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

 

Чүплек 35 мең гектар мәйдан били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утырту, якындагы елганы да чистарту планлаштырыла. Әлеге эшләргә 740 миллион

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев