Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда «Чыршы» операциясе дәвам итә

2019 елда «Чыршы» операциясе кысаларында 365тән артык рейд тикшерүе үткәрелгән. Законсыз рәвештә чыршы кисүнең 12 очрагы ачыкланган булган.

Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Урманчылыклардан һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 140тан артык мобиль патруль төркемнәре булдырылды. Аларның төп бурычы ылыслы үсентеләр өстенлек иткән урман кишәрлекләренә көн саен патрульлек итүдән гыйбарәт булачак Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кискән, урман утыртмаларына зыян салган гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарны саклау категориясенә карап билгеләнә, "Татар-информ" хәбәр итә.

2019 елда «Чыршы» операциясе кысаларында 144 мобиль патруль төркеме оештырылган иде, 365тән артык рейд тикшерүе үткәрелгән. Законсыз рәвештә чыршы кисүнең 12 очрагы ачыкланган булган.
Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев