Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла

Дәресләр республиканың 28 районында узачак.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исемендәге дәресләр республиканың 28 районында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендәТатарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. 

"Соңгы җиде ел дәвамында язгы-көзге чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дәресләр оештыра. Чакырылыш башланыр алдыннан, без якындагы 5-7 муниципаль районга барабыз. Дәресләр “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исеме белән уза. Бер сезон эчендә дәресләрдә Татарстанның 30 районыннан 2 меңгә кадәр кеше (призывниклар һәм аларның ата-аналары) катнаша. Быел биш күчмә дәрес оештыру планлаштырылган. Без армиягә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре алдына куелган төп бурычлар, солдатларның хокуклары турында сөйлибез”, - диде ул.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X