Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда аферистлар пенсионерның акчасын һәм алтын әйберләрен урлаган

70 яшьлек хатын-кызның 53 мең акчасын алганнар.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда ике хатын 70 яшьлек әбидән сарык сатып алырга килгәннәр һәм аннан, йортыннан бозык чыгару белән алдап, акчасын һәм алтын әйберләрен алганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«5 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенә Иске Котыш авылында яшәүче 70 яшьлек әбидән хәбәр килгән. Ачыкланганча, 1 июльдә аның йортына ике хатын килгән. Билгесез хатыннар сарык сатып алырга теләүләре турында әйткән», - диелгән хәбәрдә.

Аралашу вакытында билгесез хатын-кызлар әбинең үзенә һәм йортына бозык салынган һәм аны чыгарырга кирәк дип ышандырган. Моның өчен бөтен акчасын һәм бизәнү әйберләрен конвертка салырга кушканнар. Аннары мошенниклар конвертны чүпрәк белән төргәннәр, әфсен укыганнар һәм хуҗага кире биреп, яхшылап яшерергә кушканнар.

Пенсионер хатын конвертны ачкан. Анда акча белән бизәнү әйберләре булмаган. Өлкән яшьтәге әби 53 мең сум акчасын югалткан. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

tatar-inform.

Фото pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев