Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр янә эшли башлый

СМС-пропусклар исемлегендә яңа максат булдырыла.

Республикада 20 апрельдән чәчтарашханәләр янә ачыла. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев