Татарстан уртача хезмәт хакы күләме буенча 21нче урынга чыккан
Татарстан хезмәт хаклы күләме буенча лидер-төбәкләр исемлегендә 21нче урынга чыккан.
Республикада уртача хезмәт хакы – халык өчен иң кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр җыелмасы бәясеннән 2,5 тапкыр зуррак.
Исемлектә беренче урында – Ямал-Ненец автономияле округы. Биредә уртача хезмәт хакы югарыда телгә алып үтелгән җыелма бәясеннән 5 тапкыр зуррак. Ә инде уртача хезмәт хакы аена 99,1 мең сум тәшкил итә. Бу – Россиядәге уртача күрсәткечтән 2,5 тапкыр артыграк.
Икенче урынга Магадан өлкәсе чыккан (бер хезмәт хакына 4,3 җыелма туры килә). Ненец автономияле округы – өченче (4,24 җыелма). 10 лидер-төбәк исемлегенә шулай ук Ханты-Манси автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Чукотка, Якутия, Коми, Амур һәм Иркутск өлкәләре кергән.
Ә инде Төньяк Кавказ республикалары һәм Иваново өлкәсе исемлекнең иң азагына эләккән. Өч төбәктә – Тывада, Чечня һәм Омск өлкәсендә хезмәт хаклары зур шәһәрләрдәгегә караганда өчтән бер өлешкә кимрәк икән, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев