Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк.

10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми. 

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан метеорологларының фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республикада һава торышын салкын антициклон билгеләячәк, 12 ноябрьдә генә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X