Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасында Россия Президенты юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана

    Татарстанда РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасындагы тәкъдимнәре буенча фикер алышу башлана. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашуы вакытында билгеле булды, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

    Очрашуда республика парламенты җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасына тукталды. Анда дәүләт башлыгының эчке сәясәт мәсьәләләренә һәм социаль өлкәгә басым ясаганын билгеләп узды.

    Юлламада күп балалы гаиләләргә ярдәм, ана капиталын саклау, аны беренче балага да түләү, түбән керемле гаиләләрдә 3тән алып 7 яшькә кадәр балаларга социаль түләү, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кебек тәкъдимнәр яңгыраганын искәртте. «Россия Президенты позициясенә, бурычларына игътибар белән җентекләп карарга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

    Дәүләт Советы Рәисе, шулай ук, Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү кирәклеге турындагы игъланы буенча фикерен әйтте. Илнең төп документына үзгәрешләр кертү буенча фикер алышачак эшче төркем булдырылды. 75 кешелек төркем составына Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов кергән.

    Реклама

    «Күп кенә федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган мөһим законнар халыкка җиткерелергә тиеш. Кире элемтә кирәк, хакимият карарларын активларга җиткерү темасын да сөйләшергә телибез. Иҗтимагый палатаның пропаганда эшенә өметләнәбез», — диде Мөхәммәтшин.

    Парламент җитәкчесе закон проектлары буенча ачык хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте. Дәүләт Советына кертелә торган закон проектлары Прокуратура, Хөкүмәттә, Иҗтимагый палатада, һичшиксез, каралырга тиешлеген билгеләп үтте.

    «Парламентта каралганчы сез дә вакытында фикерләрегезне җиткерү өчен, бер комиссия булдырырга кирәктер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, андый комиссия инде оештырылган. Парламент рәисе Дәүләт Советында профильле Комитетлар каршында эксперт советлары гамәлдә булганын искәртте. Зилә Вәлиевадан эксперт советлар составына вәкилләр тәкъдим итүне сорады.

    Фәрит Мөхәммәтшин иклүләм проектларның әһәмиятен дә ассызыклады. «Россия Федерациясеннән бирелә торган финанс чаралары белән безгә яңартырга, төзекләндерергә, кешеләргә уңайлырак шартлар тудырырга кирәк. Татарстанда хакимият дәрәҗәсендә җаваплы министрлык, ведомстволар билгеләнгән», — диде.

    фото: gossov.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: