Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан парламентына 438 кандидат дәгъва кыла

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советына депутат булып барырга ризалык бирүче сәяси партияләрнең республика исемлекләрен һәм бер мандатлы кандидатларны теркәүне тәмамлады.

7 сәяси партиягә – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР, “Россия коммунистлары”, РОСТА партиясе һәм “Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен” сәяси партияләре төбәк бүлекчәләренә сайлауларда катнашырга рөхсәт бирелде.

Гомумән алганда, партия исемлекләре буенча Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советына 202 кандидат: “Бердәм Россия”дән – 55, “Гадел Россия”дән – 46, ЛДПРдан – 40, КПРФтан 30 кандидат дәгъва кыла. “Россия коммунистлары” партиясе исемлегендә 9 кеше, “РОСТА” партиясендә – 12, “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен” партиясендә 10 кеше бар.

Дүрт сайлау берләшмәсенә теркәлү рөхсәт ителмәде. “Ватан” партиясе һәм “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, азатлыкны, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга карата көч куллануга каршы партиясе”, күрсәтелгән исемлекне хуплап сайлаучылар имзаларын да кертеп, теркәү өчен кирәкле документларны үз вакытында бирмәделәр.

“Россия ветераннары партиясе” һәм “Россия гомумхалык берлеге”нә, тикшерү өчен сайлап алынган сайлаучылар имзаларының гомуми саныннан 10% күбрәк имзаның дөрес яисә гамәлдә булмавы сәбәпле, теркәүдән баш тартылды.

Материал ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан әзерләнде.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев