Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан авыл җирлекләрен үстерүгә федераль бюджеттан 954 млн сум алачак

Дәүләт программасы буенча республикада тугыз чара гамәлгә ашырылачак.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстанга федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча биреләчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Быел  «Татарстан Республикасының авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында  953,9 млн сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, 9 чараны гамәлгә ашыру ниятләнгән. 18 инженерлык инфраструктурасы объектыннан 12 объектта эшләр башкарыла инде, ә 6 объектта әзерлек эшләре башланган.

Торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 137 торак йорт төзелә. Торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йорт 2020 елның 1 декабренә кадәр төзелеп бетәчәк. 

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла, аларга социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча, транспорт чаралары һәм җайланмалары сатып алу буенча 444 чара  кертелгән. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, хәзерге вакытта программа чараларын гамәлгә ашыру план буенча һәм билгеләнгән график нигезендә бара. Барлык максатчан күрсәткечләрне тулысынча үтәү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев