Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Талпаннан ничек сакланырга?

Талпан, гадәттә, кешенең кулбаш, муен, күкрәк һәм баш тирәсенә кадала. Әгәр талпан инфекцияле икән, ул кешегә йога. Урманга, бакчага барганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Озак вакыт урман зонасында булсагыз, һәр ике сәгать саен киемегез һәм тәнегезне карагыз.

Талпаннар кием астына кермәсен өчен күлмәкне чалбарга, чалбар балакларын итеккә кыстырып киегез, җиң сәдәфләрен каптырыгыз, яки җеп белән бәйләгез, киемнең якасын да яхшылап каптырыгыз.

Әгәр талпан кадалса, травмпунктка мөрәҗәгать итегез, яки өстенә үсемлек мае тамызып, я чәч лагы сиптереп, үзегез тартып алыгыз.

Тартып чыгаргач, изәргә, ташларга ашыкмагыз: талпан лабораториядә тикшерү, зарарлымы-юкмы икәнлеген билгеләү өчен кирәк.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев