Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Табында зарарлы ризыклар булмасын!

Гастроэнтеролог, диетолог Ирина Бережная сәламәтлеккә зыян китерүче иң зарарлы Яңа ел ризыкларын атады.

Табиб сәламәтлек өчен иң куркынычы дип майонез күп кушылган катлаулы салатларны саный. Аерым алганда, бәйрәмгә күп итеп әзерләнгән оливье салаты организм өчен хәвефле булырга мөмкин.
Белгеч, сыр, чикләвек һәм майонез ку­шылган салатлар — организм өчен иң зарарлысы, дип белдерә.
Табиб тавыкны майда кыздырганчы, аны духовкада киптерелгән җимешләр, яки җиләк-җимешләр белән пешерергә киңәш итә. “Бу файдалырак ризык булачак”, — ди диетолог.

Яңа ел өстәленә җиңелчә яшелчә-үлән салатлары әзерләү файдалырак. Духовкада пешерелгән итне 1 гыйнварда бирү күпкә яхшырак, дип киңәш итә гастроэнтеролог. Ирина Бережная ассызыклавынча, өстәлдәге кабымлыклар никадәр җиңелрәк булса, шулкадәр яхшырак, ә артыгын ашау организм өчен хәвефле.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев