СЫЕРЧЫК ОЯСЫ ЯСАУ ҮРНӘКЛӘРЕ (+ ВИДЕО)
Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлый идек балачакта. Язгы каникул җиткәнче үк, ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау - гаилә традициясе. Һәрберебезнең махсус "исемле" оясы. Кайсына сыерчык беренче килә, шуннан да бәхетле кеше юк. Сыерчык оясы әзерләү гадәте әле дә яшәп килә. Тик моңа артык игътибар...
Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлый идек балачакта. Язгы каникул җиткәнче үк, ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау - гаилә традициясе. Һәрберебезнең махсус "исемле" оясы. Кайсына сыерчык беренче килә, шуннан да бәхетле кеше юк.
Сыерчык оясы әзерләү гадәте әле дә яшәп килә. Тик моңа артык игътибар итмәүчеләр дә бар. Ә менә Татарстанның Актаныш районы Мари Суыксу авылы укучысы 12 яшьлек Ризван Варин мөстәкыйль рәвештә генә ясап куя ояны. Үзенчәлекле итеп.
Стандарт сыерчык оясын ясау тәртибе
Сыерчык оясының киң таралган ысулы ул - тактадан турыпочмаклык формасында ясалганы. Моның әллә ни авырлыгы да юк. Кул астында кирәкле эш җиһазлары һәм такта кисәкләре булса, ояны "ә" дигәнче корып куярга була. Түбәндәге схема-шпаргалка да сезгә ярдәм итәр:
Оя ясау өчен кораллардан пычкы яки электрлы агач кискеч (электролобзик), рулетка яки линейка, чүкеч, карандаш, 5см лы борау белән дрель кирәк булыр.
Җиһазлау: эшкәртелмәгән такта, 4 сантиметрлы кадак, теләк буенча иссез пропитка яки буяу.
Ояның үлчәме:
Түбәсе - төбеннән 2-3 сантиметрга зуррак
Калынлыгы - 2 сантиметрдан да ким булмасын
Стеналар озынлыгы 35 сантиметр
Ике як стенаны киңлеге 20 сантиметр
Төбе шакмак формасында, 16х16 сантиметр
Ике як стенасы 16 сантиметр
Тишеге 6 сантиметр
Таякчыкның озынлыгы - 4, әйләнәсе 1 сантиметр.
Эш барышы:
1. Тактага карандаш һәм линейка ярдәмендә сызымнар сызыгыз. Кисү өчен пычкы кулланыгыз.
2. Дрель һәм тишкеч ярдәмендә алгы як стенага тишек уегыз. Стенаның тышкы ягыннан кадак кагып, төп тактага беркетегез. Тишек астына дрель белән таяк беркетегез.
3. Ояны җыегыз. Кирәк икән, буягыз.
Сыерчык оясын 3 метр биеклеккә авыш халәттә элегез. Бу аңа яңгыр үтмәсен, чүп-чар кермәсен өчен кирәк.
Ризван исә мондый стандарт оялар ясап туйган инде. Шуңа күрә ул быел ояны бүкәннән ясарга булган.
- Улым кечкенәдән кадак кагып, пычкы тотып үсте, - ди әнисе Гөлназ ханым. - Гел әтисе янында кайнашты ул. Сыерчык оясы ясау теләген дә иң элек үзе әйтте. Әтисе такта ышкыласа, ул пычкы чүбен җыйды, кадак какса, такта башын тотып торды. Ел саен сыерчыкларны каршы алырга әтисе белән оя ясады. Ә 10 яшендә исә әтисе ярдәменнән баш тартты. Ике ел элек ул мөстәкыйль рәвештә генә менә дигән оя ясап куйды.
- Гел бертөрле итеп ясарга кызык түгел. Шуның өчен түгәрәкне ясап карарга булдым, - ди ул.
Күренеп тора, Ризван бар күңелен биреп эшләгән аны. Ул безне бүкәннән сыерчык оясы ясау тәртибе белән дә таныштырды.
Сыерчык оясын бүкәннән ясау тәртибе:
Иң беренче бензин пычкысы, балта, чүкеч, дрель (электр боравы), 6 саморез яки 6 кадак алабыз.
25-30 сантиметр диаметрдагы киселгән каен (каен булмаса, кул астында булган утын бүкәне) агачын әзерлибез.
Каен бүкәненең 2 ягыннан 3-4 сантиметрлы түбә һәм идән кисеп алабыз. Түбәне башка зуррак бүкәннән киссәң дә ярый. Каен бүкәненең эчен - пычкыны кертеп, 4 яклап әйләндереп кисәбез. Киселеп чыккан бүкән уртасын чукеч белән сугып чыгарабыз. Эченә кирпеч сыярлык була.
Сыерчык керсен өчен уртагарак 5 сантиметрлы тишем тишәбез.
Сыерчык кунар өчен кечкенә кунача куябыз. Аның өчен тагын сыерчык керә торган ишектән ерак түгел, 2 сантиметрлы тишек тишәбез.
Теләсә нинди агачтан 10-15 сантиметрлы ботак кисеп алабыз.
Шул тишеккә 10-15 сантиметрлы ботакны чүкеч белән ныгытып куябыз. Ботак селкенеп торырга тиеш түгел. Тора- бара ботак кибә, төшеп китәргә мөмкин.
Сыерчык оясының идәнен һәм түшәмен кадаклыйбыз. Һәр кайсысына 3 әр кадак җитә.
Матуррак булсын өчен, түшәмнең өстенә юкә мунчаласы куйдым. Ул ярыкларны да каплап тора.Материаллар һәм кораллар әзер булганда эшне сәгать ярымда башкарып чыгарга була.
Канатлы дусларын яратучы Ризван моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Ул тагын бер - өчпочмак формасындагы оя ясарга да керешкән. Ә әзер ояларны инде күптән элеп куйган. Көн саен иртән йокыдан торуга беренче эше, шул ояларны чыгып карау икән. Афәрин, Ризван!
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев