Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сочида Лазаревское бистәсендә һәлак булган малайны Аксубайда җирләделәр

Бу гаилә 2018 елның апрелендә генә Түбән Кама районы Ширәмәт авылына күченгән булган.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сочидагы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булган Николай Мальковны бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җирләделәр. Бу хакта мәгълүматны авыл җирлегендә расладылар.

Малайның әти-әнисенең, әби-бабасының чыгышы белән шушы авылдан булганы билгеле. Диңгезгә ял итәргә баланы әтисе ягыннан әбисе алып барган. 3 августта ул чокырга төшеп китеп, диңгезгә агып китә. Әбисе оныгын коткара алмый. Быел Коля 1нче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. 

Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов кичә малайның мәетен башта Ширәмәт авылына алып кайтканнарын әйтте. 2018 елның апрелендә генә гаилә Ширәмәткә күченгән булган. Әти-әнисенең Түбән Кама нефтехим һәм ТАНЕКО заводларында эшләгәне мәгълүм.

  • Сочи мэриясе Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә йөкләгән.

Фото: sochi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X