Сәламәт булыр өчен сәгать ничәдә йокларга ятарга?
Россиядә начар юллардан да мөһимрәк мәсьәлә бар, ди белгечләр. Ул да булса халыкның сәламәтлеге елдан-ел начараю икән.
Әлеге мәсьәләне өйрәнгәндә, галимнәр йокы белән сәламәтлек арасындагы тыгыз бәйләнешкә игътибар иткән һәм бездә халык йоклау режимын тупас боза дип белдергән.
Россиялеләрнең олысы да, кечесе дә йоклау режимын тупас боза, ә бу, үз чиратында, организмдагы биологик ритмнарны эштән чыгара, ди медицина фәннәре кандидаты Ирина Добрецова.
Эш көннәрендә бик соң ятып, иртә торучылар, ял көнне төш вакытына кадәр түшәктә аунаса да, моның организм өчен бер файдасы да булмаячак, киресенчә, кешенең башы авырта башларга мөмкин, ди белгеч. Иң яхшысы - көн дә бер үк вакытта ятып, бер үк сәгатьтә йокыдан тору.
Табиб ассызыклавынча, кичке сәгать 11дә (кеше йоклаган булса гына) организмда аерым гормоннар, мисал өчен, стрессларга каршы тору көче бирүче мелатонин эшләнә.
"Әгәр дә сез даими рәвештә төнге бер-икеләргә кадәр йокламыйсыз икән, тора-бара организмның көче бетә, иммунитеты какшый, - ди Добрецова. - Адәм баласының физик кына түгел, рухи халәте дә зур зыян күрә. Сәламәт булыйм дигән кеше 22.30-да йокларга ятарга тиеш".
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев