Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сирень сызлауны баса

Шәп төнәтмә рецепты белән бүлешәбез. Үзегезгә саклап куегыз.

Сирень куаклары чәчәккә күмелде. Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.

Төнәтмә болай әзерләнә:

0,7 литрлы банкага яисә судан бушаган 1,5 литрлы шешәгә сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.

Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз.

Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!

Чыганак

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев