Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Синоптиклар Россиядә җәйнең җылы булуын фаразлый

Җәй көне Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы нормадан бер-ике градуска артып китәчәк.

«Җәй җылы булачак», — диде URA.RU агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

Метеорологларда фараз картасын бизәү гадәте бар: температура шактый артык булганда кызыл төс, бераз артык булса — алсу, тискәре тайпылышлар — зәңгәр һәм күк төсе белән билгеләнә.

Тишковец сүзләренчә, июнь һәм август айларында явым-төшем норма чикләрендә булачак, әмма июль коры көтелә. Ул быел җәй һава торышының үзәк Россиядә ял итү өчен искиткеч яхшы булачагын, моннан тыш мул уңыш алу өчен әйбәт буласын әйтте.

Элегрәк Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд салкын җәй көтелмәвен, апрельдән сентябрьгә кадәр уртача температура нормадан югарырак булачагын әйткән иде, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев