Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Шикәрдән дә зыянлырак...

Кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова бу ризыктан аеруча сак булырга киңәш итә.

Кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова кеше организмы өчен шикәрдән дә зыянлырак ризык барлыгы турында белдерә. Һәм бу организм өчен куркыныч ризыкның һәр кешенең рационында булуын да ассызыклый.

Эксперт сүзләренә караганда, артык тозлы ризыклар кеше өчен хәвефле һәм зарарлы булып тора. Ул, мондый ризык шикәргә караганда да күбрәк зыян китерә, ди.

Эш шунда ки, тозны артык куллану кан басымы күтәрелүгә сәбәпче була. Бу, үз чиратында, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешен арттыра. Аерым алганда, инфаркт куркынычы арта.

Белгеч яшерен тозның булуын, аны десертка да, камыр ризыгына да кушуларын онытмаска киңәш итте. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү хәвефен киметү өчен табиб рационга җиләк-җимеш, бөртекле продуктлар, чикләвек өстәргә киңәш итә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев