Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сарымсакны пешермичә ашама!

Чи килеш ул организмга зыян китерергә мөмкин.

Вируслы авыруларга каршы тору ягыннан сарымсак һәм суганның файдасы күптән билгеле. Сарымсак, чыннан да, бактериягә һәм вируска каршы үзенчәлекләргә ия, ул иммунитетны стимуллаштыра.

Ләкин бу продуктны чи килеш куллану безнең организм өчен бик файдалы түгел. Күп кешеләр чи сарымсак, пешерелгән белән чагыштырганда, күпкә файдалырак дип уйлый, ләкин алар ялгыша.

Пешкән килеш тә сарымсак үзенең файдалы сыйфатларын бик яхшы саклый. Ә ни өчен соң галимнәр дә, табиблар да чи сарымсак ашарга киңәш итмиләр?

Бөтен хикмәт шунда, чи сарымсакта бактерияләрне һәм башка зарарлы микроорганизмнарны зарарсызландыра торган матдәләр бар, ләкин ул ашказаны һәм, гомумән, ашкайнату тракты өчен бик көчле ярсыткыч булып тора.

Ашказаны авырулы кешеләр өчен чи килеш сарымсак ашау аеруча киңәш ителми, чөнки бу продуктны бер тапкыр гына ашау да ашказан-эчәклектә булган барлык авыруларны кискенләштерә.

Табиблар күпләрнең өстәлдә туралган сарымсак тотуларына да скептик карашта. Алар бу манипуляцияләрнең нәтиҗәсе юк дәрәҗәдә, дип саный. Шулай ук кайбер табиблар антибиотиклар белән дәваланганда суган һәм сарымсакны ашарга киңәш итми.

Алар моны дару эчүдән организмның болай да көчәнүе, аеруча лайлалы өлешенең җилсенүе белән дәлилли, ә әче продуктлар мондый хәлне көчәйтә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев