Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сару кайнауны ничек бетерергә?

Сару кайнау ашказаны согы һәм кислотасы тәэсирендә үңәчнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда барлыкка килә. Тора-бара җәрәхәт – эрозия хасил була. Ялкынсынган урынның эзе калып, үңәч кысылырга һәм ризык авырлык белән узарга мөмкин. Әлеге җитешсезлектән операция ясатып кына котылырга була.

Сару кайнау сирәк борчый һәм ашагач күзәтелә икән, ул чагында ризык күләмен киметергә кирәк. Әгәр кисәк башланса һәм туклануга бәйле булмаса, кичекмәстән, гастроэнтерологка күренү зарур. Ул сезгә гастроскопия билгеләр һәм диагноз куяр.
Сару кайнауны халык медицинасы чаралары белән дәвалыйлар. Андый вакытта сөт, активлаштырылган күмер, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка төнәтмәләре эчү файдалы. Күпләр сару кайнаганда сода эремәсе эчә. Болай эшләмәү хәерле. Чөнки натрий канга сеңә. Ул чамадан артып киткәндә кан тамырларын зәгыйфьли. Бу – инфаркт белән тәмамланырга мөмкин. Моннан тыш, натрий организмда сыеклыкны тоткарлый, шешенүгә китерә.

Сару кайнау ашказаны-эчәк тракты авырулары билгесе икән, аннан котылу җиңел түгел. Аның өчен иң элек дәвалану мөһим. Андый очракта, гадәттә, табиб антацид һәм альгинатлар билгели. Алар ашказанында тоз кислотасы үңәчкә эләгүдән саклый. Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен диета саклау, гәүдә авырлыгын тәртипкә китерү, тәмәке тартмау, спиртлы эчемлекләр кулланмау, биек мендәрдә йоклау, көнлек ризыкны әз-әзләп, көнгә 5-6 мәртәбә ашау, туклангач, 1,5 сәгать дәвамында ятып тормау, иелмәү, йокларга ике сәгать кала ашамау, кысып торган кием кимәү, каеш такмау, пута бәйләмәү, касык мускулларына көч килерлек эш башкармау мөһим.

Сару кайнап интектергән кешеләргә алма, банан, бәрәңге (кыздырылган түгел), брокколи, кишер, кузаклылар, майсыз сыер һәм тавык ите, чиле-пешле йомырка яки тәбә, балык, майсыз сыр, каймак, эремчек, дөге, солы боткасы ашарга киңәш итәләр. Ипине искертеп ашарга кирәк. Чәй, сөтле какао, газсыз су, алма согы эчәргә мөмкин.

Нәрсә ашамаска? Томат, торма, редис, цитруслы җимешләр, кузгалак, башлы суган, туңдырма, сыр яки соуслы макарон, кондитер эшләнмәләре, шоколад, бөтнек, майлы, ысланган, тәмләткечле ризыклар. Шулай ук сөтле коктейль, каһвә, цитрус җимешләр һәм мүк җиләге согы, газлы эчемлекләр, коры шәраб, сыра эчәргә рөхсәт ителми. 

akcharlak.com

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X