Самара өлкәсендә үлгән кабан дуңгызларында чума авыруы булуы беленгән
Күптән түгел Самара өлкәсенең Кошки аучылык хуҗалыгында кабан дуңгызларында африка чумасы чире табылган. Республикада бу хәлне җитди күзәтү астына алдылар.
Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә бик сак булырга: эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерерү зарур, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин.
Чуманың инкубация чоры 2-9 тәүлеккә сузылырга мөмкин. Ул яшен тизлегендәге, кискен, кискен диярлек һәм сирәк очракта хроник төрләргә бүленә. Беренче очракта хайваннар авыру билгеләреннән башка бик тиз үләләр. Кискен булганда - терлекнең тән температурасы 40,5-42 градуска җитә, тыны кысыла, йөткерә, коса, арткы аяклары параличлана. Борын һәм күзләреннән лайлалы-үлекле бүлендекләр, кайчак канлы эч китү, ешрак эч кату күзәтелә. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, авырдан торып йөриләр, тиз арыйлар. Арткы аякларының хәлсезлеге сизелә, башлары салынган, койрыклары сузылган була, сусаулары күзәтелә. Ботларының эчке якларында, корсакта, муенда, колак төпләрендә кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә.
Бу авыруның мәкерлелеге шунда, ул бернинди дәвага да бирешми. Чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән, ягъни яндырып юк ителә.
Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Яңа алган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл җирлекләре хакимиятләрендә теркәү зарур. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карап торсын, авыруларга каршы вакцинация үткәрелсен.
Чучкаларның Африка чумасы белән чирләп китүенә шик туса, хуҗа кеше кичекмәстән бу хакта дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, алар килеп җиткәнче чирле хайваннарны аерып куярга тиешләр. Бу вакытта теләсә нинди терлекләрне (шул исәптән кош-кортны да) суярга, алардан алынган продукцияне сатарга ярамый.
Дуңгызларның авырып китүе яки кинәт үлә башлау очраклары турында район ветеринария берләшмәсенә 2-51-70 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итү сорала.
Рафик Дәүләтшин,
район ветеринария берләшмәсе
начальнигы урынбасары
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев