Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салым: арттырыла һәм киметелә

Владимир Путин соңгы көннәрдә берничә федераль законны имзалады. Аның имзасы белән 5 федераль законга һәм Салым кодексының беренче һәм икенче өлеш­ләренә үзгәрешләр кертелә. Физик затларның кеременә салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәт салымы (НДС), дәүләт пошлинасы, транспорт салымы түләүдә үзгәреш­ләр бар.

Коронавирус инфекциясе вакытында изоляция режимында эшләгән медицина оешмалары һәм социаль оешмалар хезмәткәрләре туклану һәм яшәү чыгымнары рәвешендәге натураль керемнәреннән салым түләмәячәкләр.

Транспорт салымын, арттырып, яңадан исәпләү тыела башлаячак. Моннан тыш тагын транспорт чарасы авария, янгын, табигый бәла-каза вакытында юкка чыкса, аңа транспорт салымы исәпләү вакыты яңача билгеләнә. Исәптән төшерелгән көннән түгел, ә транспорт юк ителгән айның беренче числосыннан салым түләү туктатыла.

Фатирны өлешләп түләп алучыларның фатирга ия булу вакыты яңача исәпләнә башлый. Элек аны милек итеп рәсмиләштерү вакытыннан башлап исәплиләр иде. Фатирны өлешләп сатып алу килешүенә кул куйганнан соңгы вакыт исәпкә алыначак. Бу исә фатир төзелеп беткәннән соң, аны шунда ук физик затларның кеременә салым түләми генә сатып җибәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Путин имза салган икенче документ турында массакүләм мәгълүмат чаралары җәйдән бирле шаулый инде. Еллык керемнәре 5 миллион сумнан артып киткәннәргә НДФЛ салымы 13 процент кына түгел, 15 процент итеп түләтү турындагы канун турында бара сүз. Көнбатышның кайбер илләрендә салымның прогрессив шкаласы дип аталган тәртип күптән гамәлдә инде. Кайбер илләрдә байлар 50 проценттан артык керем салымы түли. Россиядә прогрессив шкала кертү турында тәкъдимнәр күп тапкыр яңгыраса да, коронавирус кризисы кискенләшкәч кенә, байлар өчен салымны 15 процентка җиткерү турында карар кабул ителде. Байлар салымын арттыруга каршы чыгучылар әлеге яңалык күп файда бирми дип дәлил китерсә дә, салым шкаласын 2 процентка күтәрү генә дә 2021 елда өстәмә рәвештә 60 миллиард сум акча бирер дип көтелә. 15 процентка җиткерелгәч тә, «байлар салымы» Европадагы иң кечкенә салым булып калачак. Күтәрелгән шкала белән салым түләү өчен айга 400 мең сумнан да артыграк хезмәт хакы алып эшләргә кирәк. Казнага өстәмә кергән миллиардларны авыру балаларны дәвалау өчен тотачаклар.

Шәхси милекне сатканда яисә иминиятләштерү килешүләре һәм пенсия килешүләре нигезендә кергән акчага «байлар салымы» исәпләнмәячәк.

Казнага кергән өстәмә табыш «тамгалы» булачак, ягъни аны башка максатларда тотып булмаячак дип вәгъдә итәләр. Өч ел эчендә 190 миллиард сумга балалар өчен кыйммәтле дарулар, техника, махсус реабилитация чаралары алыначак, югары технологияле операцияләр ясалачак, хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X