Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салкын көннәрдә иминлек чараларын истә тотыйк

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе аномаль салкын һава торышы турында кисәтә. 5-6 декабрь көннәрендә көчле җил, буран фаразлана.

7-13 декабрьдә Татарстанда һава температурасының кисәк төшүе көтелә. Төнлә температура -34 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -25 градус тирәсендә торачак. Кискен суыклар башлану сәбәпле, татарстанлыларга саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Әйтик, республика халкына шәхси автотранспорт белән торак пункттан читкә — табигатькә, урманга, балык тотарга һәм башка урыннарга чыгудан баш тартырга киңәш ителә.

Балаларның урамда өлкәннәрдән башка гына йөрү очракларын булдырмаска, фатир һәм подъездларны җылыту турында кайгыртырга, мичләрне артык кыздырмаска һәм янгын чыгуны булдырмас өчен кулдан ясалган җылыту приборларын кулланмаска кирәк. Шулай ук бинаны җылыту өчен газ плитәләрен кулланырга ярамый.

Шуны истә тоту мөһим: өшү җәрәхәтләре алудан саклану өчен урамда юешләнмәскә һәм туңмаска, яхшы тукланырга һәм җылы киенергә кирәк. Киемне катлы-катлы һәм хәрәкәткә комачауламый торган итеп сайларга киңәш ителә.

Арыганлык, авыру, хәлсезлек, имгәнүләр, кысан кием һәм аяк киеме кебек уңайсыз шартлар булганда, ачык һавага чыкмау яхшырак.

Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, чөнки аз гына исереклек тә ихтыяр көчен киметә, йокы килүнең көчәюенә һәм организмның суынуына китерә. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, бу — җылылык югалтуга китерә. Никотин шулай ук кан әйләнешенә начар тәэсир итә, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев