Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады

Республиканың танылган артистлары үз чыгышларын коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматка күчерде.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шундый концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфир аша ярты миллионнан артык кеше караган. Бу хакта «Татар-информ” агентлыгы яза.

Туры эфирда барган концерт Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен махсус оештырылды. Салават Фәтхетдинов әлеге проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга кирәк», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бик җылы кабул итте. Сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды. Салават Фәтхетдинов сорауларга оригиналь җаваплар бирде.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән моң яратучыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия, хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Сәләтле җырчының меңләгән тамашачысы бар. Аның тавышы берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига барлыкка килде. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?! Акция #айдадомой хештегы белән уза.

Фото: Салават Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев