Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Салават Фәтхетдинов Татарстанның мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнгән

    Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда эшләүче дүрт киңәшчесе барлыкка килде.

    Реклама

    Киңәшчеләрнең берсе РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов булды. Шулай ук әлеге исемлеккә Җәлил исемендәге премия лауреаты, танылган театраль тәнкыйтьче Нияз Игламов, Россиянең журналистлар һәм фоторәссамнар берлеге халыкара федерациясе әгъзасы Рәисә Сафиуллина һәм идарәче партнер, Sculptor Agency (Мәскәү) консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов кергән. Барлык киңәшчеләр дә Ирада Әюпованың вәкаләтләре чоры вакытына билгеләнгән, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: